Комплексный центр социального обслуживания населения "Гармония" в Нурлатском муниципальном районе

Меню сайта
СКОРО
Главная » 2023 » Февраль » 9 » Поздравление с юбилеем.
15:36
Поздравление с юбилеем.

Сегодня у  Сатдаровой  Музании  Шайдулловны, труженицы тыла состоящей на обслуживании в КЦСОН «Гармония» Нурлатского района юбилей. Ей исполнилось 95 лет. Сотрудники Центра поздравили ее с этой замечательной датой, пожелали сил, энергии и крепкого здоровья. Музания Шайдулловна вспомнила раннее детство, которое ассоциируется не со сладостями, теплой кроватью, сказками на ночь, а с голодом и холодом. Ей  исполнилось тринадцать лет, когда она впервые услышала слово «война» и еще не понимала что это такое. А, ее трудовая деятельность началась тогда, когда враг напал на родную землю. Каждый день вставала  и шла на работу: собирала траву, колосья пшеницы, разбросанные по всему полю, убирала сорняки, возила дрова, доила коров. Работала всю войну, помогала старшим, а значит, приближала Победу. «День  Победы невозможно забыть никогда. Сельский Совет объявил об окончании войны. Радовались и плакали всем селом. Это были слезы горечи по тем, кто не вернулся с войны. И слезы радости за Победу над проклятым фашистом», -  сказала Музания Шайдулловна. Эта  прекрасная женщина многое пережила в годы войны, затем наступили тяжелые послевоенные годы, свою жизнь посвятила больной сестре и родителям, ухаживала за ними, но не пала духом, живет и радуется каждому дню.

Бүген Нурлат районының «Гармония»  социаль комплекслы үзәге хезмәт күрсәтүче тыл хезмәтчәне Сатдарова Мөзәния Шәйдулла кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа 95 яшь тулды. Үзәк хезмәткәрләре аны әлеге үзенчәлекле  дата белән котладылар, көч, энергия һәм ныклы сәламәтлек теләделәр. Мөзәния Шәйдулла кызы татлы ризыклар, җылы караватлар, төнге әкиятләр белән түгел, ә ачлык һәм ялангачлык белән бәйле балачагын искә төшерде. «Сугыш» сүзен беренче тапкыр ишеткәндә,  аның нәрсә икәнен әле абайламаган чорда аңа унөч кенә яшь булган. Аның хезмәт эшчәнлеге исә дошман туган җиребезгә һөҗүм иткән мәлдә  башланган.                           Көн саен торып, эшкә бара торган булган: басуда бар җиргә чәчелгән үләнне җыйган, бодай башаклары, чүп үләннәрен утаган, утын ташып, сыерлар сауган. Сугышның буеннан-буена  эшләгән, өлкәннәргә ярдәм иткән, әлбәттә инде Җиңүне якынайтуга да өлеш керткән. "Җиңү көнен беркайчан да онытып булмый. Авыл советы сугыш бетүен игълан итте. Бөтен авыл белән куанып еладык. Сугыштан әйләнеп кайтмый калганнарны кызганудан аккан  күз яшьләре иде бу. Һәм ләгънәт төшкән фашизмны җиңгән өчен шатлык яшьләре дә иде » - диде Мөзәния Шәйдулла кызы. Бу күркәм  хатын-кыз сугыш елларында күпне кичереп, сугыштан соңгы авыр елларны уздырып, гомерен авыру апасын һәм әти-әнисен карауга, алар турында кайгыртуга багышласа да,   күңел төшенкелегенә бирелмичә  бүген дә шатланып гомер итә.

 

 

 

Просмотров: 33 | Добавил: Гармония | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Февраль 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728
Архив записей

Гармония© 2013