Комплексный центр социального обслуживания населения "Гармония" в Нурлатском муниципальном районе

Меню сайта
СКОРО
Главная » 2022 » Май » 6 » Наш ветеран. Безнең ветеран.
14:45
Наш ветеран. Безнең ветеран.

Минуло 77 лет с того дня, когда закончилась Великая Отечественная война. С каждым годом всё меньше остаётся живых свидетелей тех трагических событий, и тем дороже для нас каждое их воспоминание. Встречи с участниками Великой Отечественной войны, ветеранами – это встреча с историей нашей Родины. Мы хотим рассказать о прекрасном человеке, участнике      Великой Отечественной войны — Александре Петровиче Лебедеве, который находится на обслуживание в КЦСОН «Гармония».

Александр Петрович  родился 8 октября 1927 года в селе Биляр - Озеро тогда еще Октябрьского района. На  фронт был призван летом 1944 года, в возрасте 17 лет. Он попал в последний призыв  и был еще несовершеннолетним на тот момент. Не  успел обнять свою девушку, узнать, что такое любовь.  Но успел увидеть боль и страх, разрушения и слёзы, смерть и потери.

Служил на Черноморском флоте в Севастополе в 355-м отдельном инженерном батальоне. Семь лет отдал ветеран опасной работе военно-морского сапера. Разминировал  поля, города, поселки, где оставался смертоносный металл, способный уносить жизни людей. В родные края вернулся в апреле 1951 года,  так как   вел работу по разминированию Крыма  после Великой Отечественной войны.

Награжден  медалями «За отвагу», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.», орденом Отечественной войны.

После войны женился, родились дети, а затем и внуки. В семье царили мир, любовь, гармония и полное взаимопонимание.

В настоящее время Александр Петрович активен, полон сил, энергии. Принимает участие в мероприятиях проводимых Центром. Ведет здоровый образ жизни, следит за своим питанием. Социальный работник дарит ему свою  заботу, внимание и общение ведь это так важно. А ветеран благодарен за внимание и  оказываемую  помощь.

Мы, чтим память о погибших в годы Великой Отечественной войны, уважаем тех, кто остался жив, трепетно относиться к их воспоминаниям. К счастью, еще есть возможность сказать спасибо за эту Победу и помочь тем, кто является настоящим хранителем памяти о войне – ветеранам.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел була. Бу фаҗигале вакыйгаларның тере шаһитлары елдан-ел кими бара, аларның һәр истәлеге безнең өчен шуның белән дә кадерле. Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар белән очрашулар-ул Ватаныбызның тарихы белән очрашу. Без «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләре күрсәтелүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Петрович Лебедев турында сөйләргә телибез.

Александр Петрович 1927 елның 8 октябрендә элекке Октябрь районы Биляр - Озеро авылында туа. Фронтка 1944 елның җәендә, 17 яшендә алына. Ул соңгы чакырылышка эләгә һәм ул вакытта балигъ булмаган яшьтә була. Йөргән кызын кочаклап калырга, мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә аңларга өлгерми кала.  Әмма авыру, курку, җимереклек, күз яшьләре, үлем һәм югалтуларны  күп күрергә туры килә аңа.

Севастопольдә Кара диңгез флотында 355нче аерым инженер батальонында хезмәт итә. Хәрби-диңгез саперының куркыныч хезмәтенә 7 ел гомерен багышлый ветеран. Кешеләр гомерен өзә алырлык куркыныч металл калган кырларны, шәһәрләрне, бистәләрне шартлаткычлардан аралый ул. Туган якларына 1951 елның апрелендә әйләнеп кайта, чөнки Бөек Ватан сугышыннан соң Кырым территориясен шартлаткычлардан арындыруда катнаша.

«Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң өйләнә, балалары, аннары оныклары туа. Гаиләләрендә һәрчак  тынычлык, мәхәббәт, гармония һәм тулаем үзара аңлашу хөкем сөрә.

Хәзерге вакытта да Александр Петрович актив, көч – дәрт, энергиясе ташып тора. Үзәк үткәрә торган чараларда актив катнаша. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана. Социаль хезмәткәр тарафыннан ветеранга карата күрсәтелгән кайгыртучанлык, игътибар һәм ярдәм бик мөһим. Моның өчен ветеран бик рәхмәтле.

Без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алабыз, исән калганнарны хөрмәтлибез, аларның хатирәләрен кадерләп  саклыйбыз. Ярый әле бу җиңү өчен рәхмәт әйтү һәм сугыш турында хәтернең чын саклаучыларына – ветераннарга ярдәм итү мөмкинлеге бар.

      

Просмотров: 71 | Добавил: Гармония | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Май 2022  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей

Гармония© 2013