Ямьле көз көнендә өлкәннәр көнен билгеләп үтү уңаеннан, Яңа Иглай авылында яшәүче Нурлат районының “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәрләре карамагында булган ялгыз гомер итүче ярдәм мохтаҗ олыларны бәйрәм табынына җыеп коръән ашы уздырылды. Социаль хезмәткәрләр һәрбарчасына исәнлекле гомер, гомер көзләренең җылы, игелекле, имин булуын теләде. Укылган догалар, бергә җыелышып аралашу шатлыгы өлкәннәрнең күңелен күтәрде, яшьлек елларын искә алдылар. Соңыннан һәркем ихтирам һәм күрсәтелгән игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләр теләп, зур канәгатьлек хисе белән өйләренә таралышты.
|