Комплексный центр социального обслуживания населения "Гармония" в Нурлатском муниципальном районе

Меню сайта
СКОРО
Главная » 2022 » Октябрь » 7 » Декада пожилых людей – декада добра, улыбок и тепла! Өлкәннәр декадасы-яхшылык, елмаю һәм игътибар бүләк итү чоры!
09:57
Декада пожилых людей – декада добра, улыбок и тепла! Өлкәннәр декадасы-яхшылык, елмаю һәм игътибар бүләк итү чоры!

В селе Бурметьево  Нурлатского муниципального района прошло мероприятие, посвящённое Международному дню пожилого человека.
   В осеннем календаре есть необычная дата, когда сердце переполняется чувством глубокой признательности, когда хочется говорить слова благодарности, быть особенно чуткими и внимательными к людям - это День уважения людей старшего поколения.
   В этот день, по сложившейся традиции, пожилые люди села Бурметьево  были приглашены на праздничное мероприятие «
Әбиемнең йомшак куллары» («Умелые руки бабушки моей»), организованное совместно с сотрудниками центра оказания социальных услуг, коллективом Бурметьевской СОШ и сельского дома культуры.
   С тёплыми поздравлениями и пожеланиями обратились директор КЦСОН «Гармония» в Нурлатском муниципальном районе Р.Г. Хисамутдинова и начальник отдела З.М.Махмутова
   В этот праздничный день гостей своим выступлением порадовали учащиеся средней школы и артисты художественной самодеятельности села. В их исполнении прозвучали популярные песни разных лет.
   В течение всего вечера пожилые люди слышали в свой адрес искренние пожелания доброго здоровья, хорошего настроения и долголетия.
   За праздничным столом за чашкой чая гости вечера не только поздравляли друг друга и желали здоровья, но и читали суры Корана, пели и от души беседовали, вспоминая прошедшие годы. Собравшиеся приняли участие в различных викторинах и конкурсах.   Ни один человек праздника не остался без внимания. Расходились все в приподнятом настроении, с улыбками и шутками. Ведь организаторы концерта подарили участникам главное: внимание и хорошее настроение, пожелали неугасающего интереса к жизни, крепкого здоровья на долгие годы, тепла и любви близких людей, счастья и благополучия.

Нурлат муниципаль районының Киекле авылында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган матур бәйрәм чарасы узды.

   Көзге календарьда өлкән буын кешеләренә аерым ихтирам күрсәтү һәм хөрмәтләү көненә багышланган истәлекле дата бар.   Бу көнне, традиция буенча, Киекле авылында гомер итүче өлкән яшьтәгеләр социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Киекле урта мәктәбе һәм авыл мәдәният йорты коллективлары белән берлектә оештырылган «Әбиемнең йомшак куллары» бәйрәм чарасына чакырылган иде.

   Нурлат муниципаль районының «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Р. Г. Хисаметдинова һәм бүлек җитәкчесе З. М. Мәхмүтова җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

   Бу бәйрәм көнендә кунакларны үз чыгышлары белән урта мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре сөендерде. Алар башкаруында төрле елларның популяр җырлары яңгырады.

   Бәйрәм чарасы дәвамында өлкәннәр адресына чын күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләкләре яңгырады.

   Бәйрәм табынына җыелган кунаклар котлау сүзләрен кабул итте, Коръән сүрәләрен укыды, җырладылар һәм чын күңелдән сөйләштеләр, үткән елларны искә төшерделәр. Шулай ук бик теләп төрле викториналарда һәм конкурсларда, халык уеннарында да катнашты.   Бәйрәмгә килгән һәркем игътибарсыз калмады. Барысы да күтәренке кәеф, елмаю һәм шат күңел белән, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Концертны оештыручылар катнашучыларга иң мөһиме-игътибар һәм яхшы кәеф бүләк итте, озак елларга нык сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте, бәхет һәм иминлек теләде.

    

Просмотров: 55 | Добавил: Гармония | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2022  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей

Гармония© 2013