Кичә Яңа Әмзә авыл җирлегенә керүче Иске Татар Әмзәсе авылында “Гармония” Нурлат районы халкына комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасында хезмәт куючы хезмәткәрләр авылда гомер итүче үз карамагындагы өлкән яшьтәге социаль хезмәткә мохтаҗ булучыларны бергә җыеп Өлкәннәр көне уңаеннан матур, мәгънәле бәйрәм табыны уздырды.
Кадерле янәшәдә тормыш кичерүче өлкәннәр!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, гомер көзегез җылы, кояшлы көннәрдән генә торсын!
Бәйрәмегез белән!
|