Октябрьнең беренче ункөнлегендә матур традиция буенча Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. “Гармония” Нурлат районы халкына коммплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә авылларда гомер итүче олы яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм табыны оештырып хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү чараларын уздыруны дәвам иттерә. Кичә эстафетаны Кизләү авылында яшәүчеләр кабул итте. Гомер көзен каршылаучылар мул әзерләнгән табын артында җыелып коръән сүрәләре укыды, ил-көнебез, тормыш бәрәкате өчен догалар кылды. һәр көнне көндәлек мәшәкатьләрендә булышлык күрсәтүче социаль хезмәткәрләр олыларга бәйрәм котлауларын ирештерде, сәламәтлек, матур тормыш белән изге теләкләр теләде. Аз гына күрсәтелгән игътибар һәм ихтирамнан да өлкәннәрнең күңелләре булды.
Кадерле әби-бабаларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!
|