Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Октябрь башында янәшәдә гомер кичерүче хөрмәтле олы буын вәкилләрен ихластан котлап, аларга матур теләкләр юллыйбыз, бүләкләр бирәбез.
Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге. Бикүле авылында гомер кичерүче социаль хезмәт күрсәтелүче ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр өчен дә бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Мәктәп ашханәсендә көйләнгән сый – нигъмәтле табын коръән сүрәләре укудан башланды. Бәйрәмгә чакырылганнар өчен җылы котлау сүзләре, матур теләкләрләр яңгырады. Олылар исә үз чиратында үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам өчен рәхмәт сүзләре белән җавап бирде. Ихлас күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез!
|