15 января справила свое 95-летие наша подопечная Ишмулкина Елизавета Алексеевна. Родилась она в деревне Тимерлик, после окончания 8 классов училась в Аксубаевском педагогическом училище. Елизавета Алексеевна работала в школе учителем, инспектором отдела образования, воспитателем вспомогательной школы. Награждена благодарственными письмами и медалями за доблестный труд. С юбилеем пришли поздравить ее дети и внуки. Директор КЦСОН "Гармония" Разиня Габдулловна Хисамутдинова поздравила с юбилеем Елизавету Алексеевну, так же слова благодарности и уважение передали заведующий отделением Махмутова З.М. и социальный работник Куликова Л.С. Елизавета Алексеевна и ее родные поблагодарили за поздравление и в свою очередь пожелали всем здоровья и мирного неба над головой.
15 гыйнварда “Гармония” үзәге хезмәтләреннән файдаланучы Ишмулкина Елизавета Алексеевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Тимерлек авылында туган, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Аксубай педагогия училищесында белем алган. Елизавета Алексеевна мәктәптә укытучы, мәгариф бүлеге инспекторы, ярдәмче мәктәп тәрбиячесе булып эшли. Фидакарь хезмәт өчен рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Юбилее уңаеннан аны котларга балалары һәм оныклары җыелды. "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзинә Габдулла кызы Хисаметдинова Елизавета Алексеевнаны юбилее белән котлады, бүлек мөдире З.М. Мәхмүтова һәм социаль хезмәткәр Л. С. Куликова Елизавета Алексеевнага изге теләкләрен юллады. Юбиляр һәм аның туганнары котлаулар өчен рәхмәт әйттеләр, үз чиратында барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
|