В рамках реализации программы «Учимся вместе» специалисты Комплексного центра социального обслуживания населения «Гармония» в Нурлатском муниципальном районе, провели групповое занятие в с. Селенгуши, с детьми дошкольного возраста, состоящими на социальном обслуживании. На занятии ребята познакомились с новыми буквами алфавита. Учились их писать. Так же в преддверии праздника 8 марта, ребята сделали подарки для своих мам.
Цель: вызвать и поддерживать интерес детей к обучению; привитие уважительного отношения к самому родному человеку на земле – маме.
«Бергәләп өйрәнәбез» программасын тормышка ашыру кысаларында, Нурлат муниципаль районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сәләнгеш авылында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән төркемле шөгыль үткәрде. Әлеге шөгыль барышында балалар алфавитның яңа хәрефләре белән танышты. Аларны язарга өйрәнде. Шулай ук 8 Март бәйрәме алдыннан балалар әниләренә бүләкләр дә ясады.
Бу шөгыльнең максаты: балаларда уку-язуга карата кызыксыну уяту, шулай ук балалар күңелендә җирдәге иң газиз, иң якын кешегә – әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
|