Деятельность комплексного центра социального обслуживания населения «Гармония» Нурлатского района направлена на предоставление социальных услуг гражданам в целях поддержания их активного образа жизни, на то, чтобы пожилые люди были здоровы, жили полной, интересной жизнью, чувствовали себя нужными обществу людьми.
В рамках разработанной программы «Арт – терапии» специалистами надомного отделения центра проводятся занятия с подопечными именно для достижения этих целей. Индивидуальные и групповые занятия проводятся социальными работниками. Во время занятий рисованием, например, помимо развития мелкой моторики пальцев, происходит тренировка памяти, снимается излишнее нервное напряжение, стресс.
Также с подопечными проходят занятия рукоделием. В результате увеличивается гибкость пальцев, они становятся более послушными. Причем вид рукоделия не столь важен, это может быть вязание, бисероплетение, вышивка, даже простая лепка из пластилина.
Занятия в рамках арт – терапии позволяют переключить внимание пожилого человека с каких-то житейских проблем на творчество или хобби. В результате он почти полностью отдается процессу созидания, позабыв о депрессии, неурядицах, нездоровье, таком образом у него происходят некоторые позитивные изменения:
- стимулируется интеллектуальная активность;
- развивается мелкая моторика рук, они перестают дрожать, движения становятся более сильными и уверенными;
- происходит улучшение памяти.
Конечно, лучшим форматом занятий при арт-терапии считаются групповые. Здесь человек не только приобщается к какому-либо из видов искусства, но и общается со сверстниками, единомышленниками. В пожилом возрасте дефицит общения ощущается наиболее остро, поэтому занятия в кругу таких же как он воодушевляют любого, а разговоры и совместное творчество делают жизнь пожилого человека более счастливой и полноценной.
Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге гражданнарга аларның актив яшәү рәвешен саклап калу максатыннан социаль хезмәтләр күрсәтүгә, өлкәннәргә сәламәт, тулы, кызыклы тормыш белән яшәүне, үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тоюларын тәэмин итү өчен юнәлдерелгән.
«Арт – терапия» программасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан нәкъ менә шушы максатларга ирешү өчен дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәткәрләр тарафыннан индивидуаль һәм төркем белән дәресләр үткәрелә. Рәсем ясау белән шөгыльләнгәндә, мәсәлән, бармакларның вак моторикасын үстерүдән тыш, хәтерне яхшырту күнегүләре бара, артык нерв киеренкелеге, стресс юкка чыга.
Шулай ук кул эшләре шөгыльләре дә уза. Нәтиҗәдә, бармакларның сыгылмалылыгы арта. Өстәвенә, кул эшләре төренең нинди булуы алай ук мөһим түгел, бу бәйләү дә, бисердан үрү дә, чигү, хәтта пластилиннан әвәләү дә булырга мөмкин.
Арт-терапия кысаларында дәресләр өлкән кешенең игътибарын тормыш проблемаларыннан иҗат итүгә яки берәр мавыгу белән шөгыльләнүгә күчерергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, ул депрессияне, тормыш авырлыкларын, сәламәтлеге какшап торуын да беразга гына булса да онытып, тулысынча диярлек иҗат итү процессына бирелә:
- интеллектуаль активлык стимуллаштырыла;
- кулларның вак моторикасы үсә, алар калтыраудан туктый, кул хәрәкәтләре көчлерәк һәм ышанычлырак була бара;
- хәтер яхшыра.
Әлбәттә, арт-терапия вакытында иң яхшы дәрес форматы булып төркемдәге шөгыль формасы санала. Биредә кеше сәнгатьнең нинди дә булса төренә тартылып кына калмый, яшьтәшләре, фикердәшләре белән дә аралаша. Өлкән яшьтә аралашу җитмәгәнлеге аеруча кискен тоела, шуңа күрә үзләре кебекләр белән бергәләп шөгыльләрдә катнашу олыларны рухландыра, ә сөйләшүләр һәм уртак иҗат өлкән кешенең тормышын бәхетлерәк һәм тулаем алганда мавыктыргыч та итә
|