Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үзенә үзе хезмәт күрсәтү сәләтен, мөстәкыйль хәрәкәтләнүен тулысынча яки өлешчә югалткан өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш (яшәү) шартларын яхшырту максатларында һәр муниципаль районда өйгә барып социаль-көнкүреш, социаль-медицина һәм социаль-хокукый хезмәтләр тәкъдим итүче Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче комплекслы үзәкләр эшләвен хәбәр итә. Гражданинны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану турындагы карар гражданинның яшәү урыны буенча социаль яклауның территориаль органы тарафыннан кабул ителә.
Әгәр дә сез өлкән яшьтә булып һәм ( яки) сәламәтлегегез аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйсыз, ялгыз яки туганнарыгыздан (яки башка шәхесләрдән) тиешле тәрбия күрмисез икән, яисә өлкән яшьтәге гражданинның ярдәмгә мохтаҗлыгы турында белсәгез, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Нурлат районындагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез.
Социаль яклау бүлегенең адресы: Нурлат ш., Пушкин ур., 46 йорт. Тел.: 2-06-62
“Гармония“ халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге: Нурлат ш., Пушкин ур., 46 йорт.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге - 2-92-09
|