20 апреля - День донора в России
Национальный день донора крови отмечается в России каждый год 20 апреля. Это особый день. Он посвящён всем, кто добровольно сдаёт кровь для спасения жизни и здоровья других людей.
Почему именно эта дата?
Впервые переливание крови в России было проведено 20 апреля 1832 года акушером Андреем Вольфом: он спас роженицу, перелив донорскую кровь. Этот случай положил начало развитию трансфузиологии в нашей стране. С тех пор роль донорства в медицине только растёт — благодаря донорам ежегодно спасается множество жизней.
Официально Национальный день донора установлен в 2007 году по инициативе Минздрава России и общественных организаций. Цель праздника — привлечь внимание к донорскому движению, выразить благодарность донорам, повысить осведомлённость о важности регулярной сдачи крови и её компонентов.
В этот день по всей России проходят тематические мероприятия, акции по сдаче крови, встречи с донорами, образовательные лекции и концерты. Особое внимание уделяется вопросам повышения информированности населения о необходимости безопасного и добровольного донорства.
В 2025 году Национальному дню донора исполняется 18 лет — это символический возраст совершеннолетия. Он подчёркивает зрелость и значение движения доноров в нашем обществе. Донорство — это про доброту и готовность поддержать друг друга.
Национальный день донора напоминает: спасать жизни можно легко. Иногда для этого достаточно просто прийти в пункт сдачи крови и подарить шанс на жизнь тем, кто в этом очень нуждается!
20 апрель - Россиядә донор көне
Илкүләм кан доноры көне Россиядә ел саен 20 апрельдә билгеләп үтелә. Бу - үзенчәлекле көн. Башка кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен үз теләге белән кан тапшыручыларга багышлана.
Ни өчен нәкъ менә бу дата?
Россиядә беренче тапкыр кан 1832 елның 20 апрелендә акушер Андрей Вольф тарафыннан салына: ул бала табучы хатынны донор канын салып коткара. Бу очрак безнең илдә трансфузиология үсешенә башлангыч биргән көн булып санала. Шул көннән башлап медицинада донорлыкның роле арта гына бара — донорлар ярдәмендә ел саен күп гомерләр котыла.
Рәсми рәвештә Илкүләм донорлар көне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм иҗтимагый оешмалар инициативасы белән 2007 елда билгеләнде. Бәйрәмнең максаты - донорлар хәрәкәтенә игътибарны җәлеп итү, донорларга рәхмәт белдерү, кан һәм аның компонентларын даими тапшыруның мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру.
Бу көнне бөтен Россия буенча тематик чаралар, кан тапшыру акцияләре, донорлар белән очрашулар, белем бирү лекцияләре һәм концертлар уза. Имин һәм ирекле донорлык кирәклеге турында халыкның мәгълүматлылыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
2025 елда Илкүләм донорлар көненә 18 ел тула — бу балигъ булуның символик яше. Ул безнең җәмгыятьтә донорлар хәрәкәтенең җитлеккәнлеген һәм әһәмиятен ассызыклый. Донорлык - ул яхшылык һәм бер-береңә ярдәм итәргә әзерлек турында.
"Илкүләм донорлар көне" шуны искәртә : гомерләрне саклап калу җиңел. Кайвакыт моның өчен кан бирү пунктына килү һәм мохтаҗларга тормыш өчен шанс бүләк итү дә җитә!

|