В клубе «Рукодельница» организационном при КЦСОН «Гармония» прошел цикл занятий по изготовлению красивых искусственных цветов, которые используют для декора интерьеров. Создание цветов из фоамирана – это целое направление в рукоделие. Фоамиран получил популярность благодаря своим уникальным свойствам: он похож на пластичную резину, которой можно придать совершенно любую форму. При этом он экологически безопасен и богат цветовой палитрой. Рукодельницы, посмотрев мастер-класс, приступили к изготовлению выкроек, а затем уже к созданию цветов. Занятия получились интересными, творческими, с простором для фантазии. А цветы из фоамирана настолько похожи на живые, что невольно хочется поставить их в воду и любоваться.
«Гармония» үзәге каршында эшләп килүче «Кул эшләре остасы» клубында матур ясалма чәчәкләр ясау буенча шөгыльләр циклы узды. Фоамираннан чәчәкләр ясау-кул эшләрендә тулы бер юнәлеш. Фоамиран үзенең уникаль үзенчәлекләре аркасында популярлык казанган: ул теләсә нинди форма бирергә мөмкин булган сузылмалы резинага охшаган. Шул ук вакытта ул экологик яктан чиста һәм төсләр палитрасына да бай. Мастер-класста катнашучылар мәгълүмат белән танышкач, баштан үрнәкләрне әзерләделәр, ә аннары инде үз куллары белән искиткеч матур чәчәкләрне ясадылар. Әлеге шөгыль бик тә кызыклы, иҗади, фантазиягә дә бай булып чыкты. Ә фоамираннан ясалган чәчәкләр шулкадәр чын чәчәкләргә охшаш килеп чыктылар ки, үзлектән бу гөлләмәләрне вазаларга утыртып аларга карап сокланып утыру хисе дә тугандыр төсле.
|