В надомном отделении КЦСОН «Гармония» активно применяется технология с применением элементов арт – терапии. Данный метод нашел широкое применение среди людей преклонного возраста.
В этот раз занятие было направлено на раскрашивание картинок – это не только интересное, но и полезное занятие. Такая техника помогает пожилым расширить свои познания об окружающем мире, познакомиться с цветом и формой, освоить технику аккуратной штриховки, познакомиться с особенностями работы карандашами и красками, развить мелкую моторику, сделать кисть более гибкой. В процессе раскрашивания, развивается межполушарное взаимодействие.
Так же в ходе занятия, происходит неформальное общение, которое после себя оставляет море положительных эмоций, поднимает настроение и сохраняет душевное равновесие.
«Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә арт – терапия элементларын куллану технологиясе актив кулланыла. Әлеге метод өлкән яшьтәге кешеләр арасында киң кулланылыш тапкан.
Бу юлы дәрес рәсемнәрне буяуга юнәлтелде-бу кызыклы гына түгел, файдалы да шөгыль. Мондый техника өлкәннәргә әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен киңәйтергә, төс һәм форма белән танышырга, пөхтә штрихлау техникасын үзләштерергә, карандаш һәм буяулар белән эшләү үзенчәлекләре белән танышырга, вак моториканы үстерергә, кул хәрәкәтен сыгылмалырак итәргә ярдәм итә. Буяу процессында ярымшарара тәэсир итешү эшчәнлеге үсә.
Дәрес барышында шулай ук формаль булмаган аралашу бара, ул үзеннән соң уңай эмоцияләр калдыра, кәефне күтәрә һәм рухи тигезлекне саклый.

|